Рәхим итегез, Гость

Укытучылар hәм укучылар! Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның электрон газетасы Сезнең өчен!

      Кичә "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында «Татар кызы – таң йолдызы-2012» регионара бәйгесенең финалы үтте. Финалга чыккан кызлар төрле яклап үз осталыкларын тамашачыларга күрсәттеләр.
      Мөхтәрәм жюри кызлар арасыннан иң-иңнәрне сайлап, түбәндәге урыннарны билгеләде:
      1 урын - Кәримова Фәридә (52 нче мәктәп)
      2 урын - Жаркова Алия ("Чакматаш" балалар иҗат үзәге)
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 20 | Өстәде: ilham | Вакыты: 27.04.2012 | Фикерләр (0)

 
                                                                                           Шәҗәрә ул - үткәннәрдән
                                                  &... Алга таба укырга »
Сәхифә: Гаилә бишеге | Карап алулар: 39 | Өстәде: ilham | Вакыты: 22.04.2012 | Фикерләр (0)

Дуслык - дөньяда иң кирәкле төшенчәләрнең берсе ул. Минем уйлавымча, дуслары булган кеше бәхетле була. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, ди татар халык мәкале. Дөрестән дә, дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый. Дуслык - бөек нәрсә. Чын дуслыкны тапсаң, аны югалтмаска кирәк. Дусларны аның кешелеклелек сыйфатларына, кылган эшләренә карап сайлыйлар. Чын дус нинди хәлдә дә ярдәм итәргә җан атып торучы, кайгыны да, шатлыкны да уртаклашучы булсын.
Дуслык хисе кешеләр белән кешеләр арасында гына түгел, кешеләр hәм хайваннар арасында да була ала. Якын дустын югалтучы этләрнең хуҗасына гомер буе тугры калуына күп очраклар билгеле.
Чын дуслык ул к... Алга таба укырга »
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 24 | Өстәде: ilham | Вакыты: 20.04.2012 | Фикерләр (0)

Менә инде яз да җитте,
Кошлар сайрый урманда.
Беренче гөрләвекләр дә
Урам буенча ага.
 
Яз җиткәч бөтен дөнья
Уянып киткән сыман.
Аюлар да, керпеләр дә
Кышкы йокыдан чыккан.
 
Сандугач сайрый агачта.
... Алга таба укырга »
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 26 | Өстәде: ilham | Вакыты: 19.04.2012 | Фикерләр (0)

Кешеләргә табигать тарафыннан бик матур сәләт бирелгән: хыяллана белү сәләте ул. Әгәр кеше хыяллана белмәсә, аның тормышы hәм яшәеше күпкә кызыксыз булыр иде.
Кеше иң элек иртәгәсе көннең бүгенгедән әйбәтрәк булуы турында, аны тагын да матуррак, кызыклырак hәм бәхетлерәк итү турында хыяллана.
"Алтын балдак" әкиятендәге кебек тылсымлы балдагым булса, тир түгеп, көнне-төнгә ялгап эшләп тә очын-очка көчкә ялгап көчкә яшәгән кешеләргә ярдәм итәр идем. Әйтик, бик яхшы укыган, сәләтле, зиhенле бала, гаиләсенең акчасы булмау сәбәпле, югары уку йортына укырга керә алмый.... Алга таба укырга »
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 26 | Өстәде: ilham | Вакыты: 19.04.2012 | Фикерләр (0)

ӘНИЕМ БӘЛЕШЕ
 
Минем әни тәмле итеп,
Бәлеш пешерә белә.
Шул бәлеш исләре бик тиз
Борынга безнең керә.
 
Күрше кызы Әминә дә
Бу исне сизеп алган.
Бәлеш ашыйсы килеп ул
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 28 | Өстәде: ilham | Вакыты: 14.04.2012 | Фикерләр (0)

     Халкыбызның тарихына, мирасына карата кызыксыну уяту, укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау hәм алар белән алга таба да эшләү максатыннан чыгып, "Сәләт-Чаллы", "Яшүсмер" өстәмә белем бирү берләшмәсе hәм "Көмеш кыңгырау" газетасы "Халкым өчен мин нәрсә эшләр идем?" дигән темага иншалар бәйгесе үткәрә.
     Бәйгедә 5-11 нче сыйныф укучылары үз эшләре белән катнаша ала.
     Язмаларда тема ачып салынган булырга, укучының үз фикере тоемланырга, әлеге проблеманы хәл итүдә авторның яңа иҗади карашы булырга тиеш.... Алга таба укырга »
Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 64 | Өстәде: ilham | Вакыты: 30.03.2012 | Фикерләр (0)

      Бүген лицейда республикакүләм "Сәләтле" бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең беренче турында катнашу өчен, республикабызның төрле шәhәр-районнарыннан 300 дән артык гариза кабул ителгән иде. Республикабызның төрле почмакларыннан иң сәләтле укучылар бүген безгә җыелды. Укучылар гуманитар hәм төгәл фәннәр буенча үзара көч сынаштылар.    Бәйгенең икенче турына иң күп балл җыйган укучылар гына чакырылды. Икенче турда катнашучылар компьютер янында сынау уздылар. Ике тур буенча да югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар җиңүче дип табылды.
     Җиңүчеләргә -  дипломнар, барлык катнашкан укучыларга да сертификатлар тапшырылды.... Алга таба укырга »
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 36 | Өстәде: ilham | Вакыты: 28.03.2012 | Фикерләр (0)

      Кичә КФУның Яр Чаллы филиалында II Бөтенрәсәй "МедиаПокорение" фестивале үтте. Фестивальдә балалар, яшүсмерләр hәм яшьләр өчен басылучы массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
      Фестивальдә катнашу өчен, Җир шарының төрле почмакларыннан 250дән артык гариза кабул ителгән. Хәтта Украина белән Сербиядән дә катнашучылар бар иде.
      Фестивальдә катнашучыларга "Верстка hәм дизайн", "Мин сезгә радио турында сөйлим", "Заманча телевидение", "Ничек яхшы текст язарга?", "Уңышлы интернет-сайт ясауга ун адым", "Мәктәп газеталары җитәкчеләре өчен мастер-клас... Алга таба укырга »
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 44 | Өстәде: ilham | Вакыты: 24.03.2012 | Фикерләр (0)

     Сораштырып карыйм, яшьтәшләрем арасында мөмкинлеклэре чикләнгән балалар белән аралашып, дуслашып үскән кеше юк икән.
     Минем кунакка кайтуымны сагынып көтеп торучы Фоат абыем бар. Укый-яза да белми. Шулай булса да, дәфтәр тутырып, «үзенчә» хат язып куя. Без кайтуга куанганын курсәң, күзләргә яшь тыгыла. Ул да бит безнең белән йөгереп уйнар иде дип уйлыйсың.
     Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр безнең арада яшиләр, аларның авыруларын җиңәргә тырышуларына, рухи яктан көчле булуларына сокланып карыйсың. Күпчелек гарипләргә, актив тормыш а... Алга таба укырга »
Сәхифә: Мәрхәмәтле бул, Кеше туганым! | Карап алулар: 38 | Өстәде: ilham | Вакыты: 16.03.2012 | Фикерләр (0)

Әбиемне яратам,
Җылы кулын сагынам.
Аның ап-ак чәчләрен,
Моңсу яшькелт күзләрен
Яратам мин, яратам.
 
Көн-төн буе утырыр ул
Оек бәйләп оныкка.
Ай нурларын сипкәндә
Күзен алмас бит бер дә.
 
Без кайтуга пешерер ул<... Алга таба укырга »
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 47 | Өстәде: ilham | Вакыты: 15.03.2012 | Фикерләр (0)

1 2 3 4 5 6 »